Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете, мунчала бау һәм алардан ясалган әйберләр җитештерү остаханәсе эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 619,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Ключище волостена керә.

1920 елда – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Питрәч районында.

Хәзер – Янсуар авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1951 елга кадәр авылда “Дружба” колхозы оештырыла. 1951 елдан – Ленин исем. колхоз (авылда үзәк утар урнаша; шулай ук хуҗалыкка Раевка, Талкыш авыллары да керә), 1961 елда Ильич колхозы (үзәк утары – Янсуар авылы) итеп үзгәртелә, 1997–2006 елларда Ильич исем. авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Кәшәнә багана (2010 еллардан) бар.

Халык саны

1859 елда – 114,
1897 елда – 260,
1908 елда – 344,
1920 елда – 458,
1926 елда – 439,
1938 елда – 395,
1949 елда – 389,
1958 елда – 355,
1970 елда – 428,
1979 елда – 363,
1989 елда – 221,
2002 елда – 180,
2010 елда – 139,
2020 елда – 97 кеше (татарлар).