Тарихы

1949 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге рус чыганакларында шулай ук Шигалеевский Починок буларак та искә алына.

Төрле елларда анда дворяннар Д.К.Балакирев, И.И.Леденцов, М.М.Михайлов, В.Н.Пыхачёв һ.б.ның биләмәләре була.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тукучылык һәм он тарту, умартачылык тарала.

XX йөз башында поселокта су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 170 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр поселок Казан губернасының Казан өязе Кощаково волостена керә.

1920 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Питрәч авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1950 елга кадәр поселокта – «Броневик» колхозы, 1950 елдан – Менжинский исем., 1953 елдан – Калинин исем. колхозлар, 1957 елдан – «Кулаевский» (үзәк утары – Питрәч авылы), 1965 елдан – «Пестречинский», 1975 елдан – «Татарский» совхозлары, 1998 елдан «Татарский» дәүләт унитар предприятиесе совхозы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 102 ир-ат;
1859 елда – 96,
1897 елда – 142,
1908 елда – 119,
1920 елда – 186,
1926 елда – 195,
1949 елда – 79,
1958 елда – 78,
1970 елда – 54,
1979 елда – 41,
1989 елда – 23,
2002 елда – 15,
2010 елда – 10,
2020 елда – 14 кеше (руслар).