Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (баштарак чукындырылган татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук агач эше, тимерче эше, киез-киез итек басу һәм сарык тиресе эшкәртү тарала.

XX йөз башында авылда Архангел Михаил чиркәве (төзелү вакыты төгәл ачыкланмаган; бер фикер буенча – 1757 ел, башка фикерләр буенча – 1880 еллар, 1905 ел; 1930 елларда ябыла, ярымҗимерек хәлдә), Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1868 елда ачыла), җил тегермәне, тимерчелек, икмәк саклау-сату кибете, 3 вак-төякләр кибете, күн аяк киемнәре тегү остаханәләре эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1172 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Пановка волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Питрәч районында.

Хәзер – Кавал авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Красный день» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – Калинин исем. колхоз, 1963 елдан – «Россия» колхозы (авылда үзәк утар урнаша), 1997–2006 елларда «Ковали» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Авыл үсешенә колхоз рәисе И.Ф.Ларионов зур өлеш кертә, ул җитәкләгән чорда колхоз КПСС Үзәк комитетының һәм СССР Министрлар Советының күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнә.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1938 елда башлангыч мәктәп ачыла (1940 елларда чиркәү бинасында урнаша), 1963 елда – сигезьеллык, соңрак башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2012 елда ябыла.

Авылда мәдәният йорты (1970 елдан – яңа бинада), китапханә (1947–1968 елларда – уку өе, 1970 елдан – мәдәният йорты, 2004 елдан мәктәп бинасында урнаша), фельдшер-акушерлык пункты (башта – мәктәп бинасында, 2022 елдан яңа бинада урнаша), шулай ук төзекләндерелгән «Аулын чишмәсе» кизләве бар.

Мәдәният йорты каршында «Асыл тәнкә» керәшен җыры фольклор ансамбле эшли.

Авыл янында археология истәлекләре:

Күренекле кешеләре

И.Ф.Ларионов (1931–2002) – ТАССРның атказанган агрономы, Питрәч районының «Россия» колхозы агрономы, рәисе (1958–1991), Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

П.И.Макаров (1948 елда туган) – техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгын механикалаштыручысы;

Г.Н.Саликеев (1963–1984) – Әфган сугышында катнашучы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры (үлгәннән соң), Питрәч авылындагы урам аның исеме белән атала;

Л.Н.Шарова (Янсуар) (1981 елда туган) – шагыйрә, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты, Г.Кариев исем. Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры директоры (2021 елдан).

Халык саны

1782 елда – 122 ир-ат;
1859 елда – 557,
1897 елда – 853,
1908 елда – 984,
1920 елда – 1171,
1926 елда – 1111,
1938 елда – 1084,
1958 елда – 839,
1970 елда – 924,
1979 елда – 721,
1989 елда – 544,
2002 елда – 349,
2010 елда – 278,
2020 елда – 212 кеше (керәшен татарлар).