Тарихы

Казан ханлыгы чорында, икенче бер фикер буенча 1619 елдан соң, Чаллы шәһәрлеге кешеләре (Тәберде Чаллысы авылы, хәзер Балык Бистәсе районы) тарафыннан нигезләнә.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлек үрчетү.

XX йөз башында авылда мәчет (бинасы сакланган), мәдрәсә, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 935 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Селәнгеш волостена керә.

1920 елдан − ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1930 елның 10 августыннан − Питрәч районында.

Хәзер – Чыты авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Ленинский призыв” колхозы оештырыла. 1951 елда аңа “Трудовик” колхозы (Селәнгеш авылы; авылда үзәк утар урнаша) кушыла. 1958 елда “Чулпан” колхозы (үзәк утар − Чыты авылы) белән берләштерелә, “Знамя Ленина” колхозына үзгәртелә, 1997 елдан «Чыты» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (2006 елга кадәр) эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге, сарык асраучылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Китапханә (1946 елдан, клуб бинасында, Селәнгеш авылыннан күчерелә), клуб (1968 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2006 елдан) эшли.

Авыл янында археология истәлеге – Иске Йорт табылдыгы (бронза дәвере дип фаразлана) ачыклана.

Авылдан 1,5 км төньяк-көнчыгыштарак, Мишә елгасы үзәненең уңъяк сөзәклегендә “Иске тегермән” тыюлыгы урнашкан.

Күренекле кешеләре

С.С.Сабиров (1915–2004) – язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнаша.

Халык саны

1782 елда – 39 ир заты;
1859 елда – 333,
1897 елда – 594,
1908 елда – 560,
1920 елда – 693,
1926 елда – 700,
1949 елда – 423,
1958 елда – 441,
1970 елда – 402,
1979 елда – 360,
1989 елда – 174,
2002 елда – 142,
2010 елда – 128,
2020 елда – 93 кеше (татарлар).