Тарихы

XVIII йөздә нигез салына. Шулай ук Поляны исеме белән дә мәгълүм.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлек үрчетү, сандык, көпчәк, арба-чана ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда земство катнаш рус бер класслы мәктәп (1895 елдан), 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 767 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Зюзино волостена керә.

1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1927 елдан − Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан − Питрәч районында.

Хәзер − Екатериновка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Колос» колхозы (авылда үзәк утар урнаша) оештырыла, 1950 елда аңа «Новая жизнь» (Яңа Никольский авылы), «Нептун» (Нептун авылы) колхозлары керә, 1958 елдан авыл – берләштерелгән Ленин исем. колхозның үзәк утары (шулай ук Урта Дәүләтъяр (элек колхозның үзәк утары урнашкан була), Александровка, Югары Дәүләтъяр авыллары керә).

1997 елда колхоз Ленин исем. авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына үзгәртелә, 2001 елдан «Чита» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының ярдәмче хуҗалыгы (2003 елга кадәр) эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге блән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда земство мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп (1930 елларда яңа бинада) ачыла, 1950 елларда − җидееллык, 1970 елларда – сигезьеллык (1979 елдан яңа бинада), 1991 елда урта мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда китапханә (1946 елдан уку өе, 1953 елдан мәдәният йорты бинасында урнаша, 1999 елдан – мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1961 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (мәктәп бинасында) эшли.

Күренекле кешеләре

С.В.Андреева (1953 елда туган) – химик, химия фәннәре кандидаты.

Халык саны

1859 елда – 267,
1897 елда – 490,
1908 елда – 582,
1920 елда – 615,
1926 елда – 660,
1949 елда – 441,
1958 елда – 332,
1970 елда – 259,
1979 елда – 191,
1989 елда – 127,
2002 елда – 122,
2010 елда – 97,
2020 елда – 83 кеше (руслар – 71%, татарлар – 29%).