Тарихы

1654 елдан Яңа Чеча буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Богородский исеме белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары (крепостнойлар А. һәм М.Стрелковлар) катлавына керә, 2 авыл җәмәгатенә бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек. 1869 елда халыкның бер өлеше Мамадыш өязенең (хәзер Кукмара районы) Биер поселогына күченә.

XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе (1889 елда ачыла), 2 икмәк саклау-сату, 3 вак-төякләр кибете җил тегермәне, чана һәм арба ясау остаханәсе эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1262,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Пановка волостена керә.

1920 елда – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Кавал авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Борьба за социализм” колхозы оештырыла. 1958 елдан – “Дружба” совхозы, 1963 елдан – “Россия” колхозы (үзәк утары – Кавал авылы), 1997–2006 елларда “Кавал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 31 ир заты;
1859 елда – 253,
1897 елда – 502,
1908 елда – 547,
1920 елда – 519,
1926 елда – 579,
1949 елда – 229,
1958 елда – 248,
1970 елда – 125,
1979 елда – 75,
1989 елда – 51,
2002 елда – 18,
2010 елда – 18,
2020 елда – 11 кеше (руслар).