Тарихы

1596–1597 еллардан мәгълүм.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары (хуҗалары берничә тапкыр үзгәрә, XVIII йөздә алар арасында князьләр Кропоткиннар һәм Болховскийлар, XIX йөздә Н.А.Моисеев, П.Г.Осокин була) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сәүдә эше тарала.

1741 елда алпавыт, князь К.Н.Кропоткин акчасына Казан Богородица чиркәве (приход XVII йөз ахырында оеша, элекке агач чиркәү Шихазда авылына күчерелә; 1863 елда чиркәүдә В.И.Ульянов-Ленинның әти-әнисе М.А.Бланк һәм И.Н.Ульяновка кәбен коялар; рус бароккосы стилендәге дини архитектура истәлеге, 1969 һәм 1985 елларда реставрацияләнә) төзелә.

1850 елларда поташ заводы эшләп килә.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, Казан Богородица чиркәве, земство мәктәбе (1861 елда нигезләнгән училище җирлегендә 1872 елда ачыла), икмәк саклау-сату кибете, су тегермәне, ярма яргыч, 3 тимерчелек, столярлык остаханәсе (анда шул исәптән шкафлар, буфетлар, өстәлләр җитештерелә), күн аяк киемнәре тегү остаханәсе, 5 кибет, ирекле янгын сүндерүчеләр дружинасы эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1146 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Черемыш волосте үзәге була.

1920 елдан – ТАССРның Лаеш, 1924 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Ленино-Кокушкино авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Башта авылда – Маленков исем. колхоз (үзәк утары – Черемыш авылы), 1957 елга кадәр – «К свету» колхозы, 1957 елдан – «Кулаевский» (үзәк утары – Питрәч авылы), 1967 елдан «Ленино-Кокушкинский» (үзәк утары – Ленино-Кокушкино авылы) совхозлары эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет чорында авылда мәктәп, клуб (биналары сакланмаган), балалар бакчасы (1944–1954), өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты эшли, атлар абзары тотыла.

Чиркәү каршындагы зиратта В.И.Ульянов-Ленинның әнисе ягыннан туганнары – Л.А.Ардашева-Пономарёва, А.Д.Бланк, А.И.Веретенникова һ.б. каберләре комплексы сакланган.

Авыл янында «Ленино-Кокушкино» табигать саклаулыгы урнашкан.

Авылдан көньяктарак археология истәлеге – Черемыш авыллыгы (Алтын Урда чоры болгар ядкәре; фаразланганча, XIII–XIV йөзләр) табыла.

Күренекле кешеләре

С.О.Лывин (1923–2000) – нәкышчы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык рәссамы, Бөек Ватан сугышы ветераны, ТАССРның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты, Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе», өченче дәрәҗә Дан орденнары кавалеры;

А.А.Староверов (1940 елда туган) – химик-технолог, техник фәннәр докторы, профессор, РФ Дәүләт бүләге, РФ Хөкүмәте бүләге лауреаты.

Авыл белән Советлар Союзы Герое Г.К.Камалиевның (1971–1980 елларда Черемыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты директоры) тормышы һәм эшчәнлеге бәйле.

Халык саны

1782 елда – 227 ир-ат;
1859 елда – 590,
1897 елда – 764,
1908 елда – 821,
1920 елда – 956,
1926 елда – 1038,
1949 елда – 487,
1958 елда – 367,
1970 елда – 287,
1979 елда – 250,
1989 елда – 31,
2002 елда – 51,
2010 елда – 56,
2020 елда – 37 (руслар – 86%).