Тарихы

XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадрге чыганакларда Каенсар-Бутырка исеме белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлек үрчетү.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе, су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете, утын чаналары ясаучы 2 остаханә эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 943 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Черемыш волостена керә.

1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1924 елдан − Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан − Питрәч районында.

Хәзер – Ленино-Кокушкино авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1950 елга кадәр авылда “День Красной Армии” колхозы эшли, 1950 елдан “Боевик” колхозында (Олы Кадиле авылында (хәзерге вакытта юкка чыккан) үзәк утар урнаша, шулай ук Надеждино авылы керә), 1953 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1956 елда) исеме “Путь к коммунизму” колхозына (Неялово авылында (хәзерге вакытта юкка чыккан) үзәк утар урнаша, соңыннан – Надеждино авылы) үзгәртелә.

1967 елда “Путь к коммунизму” колхозының бер бригадасы җирлегендә В.И.Осипов исем. колхоз (авылда үзәк утар урнаша) оештырыла. 1979 елдан “Ленино-Кокушкинский” совхозында (үзәк утары − Ленино-Кокушкино авылы).

Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

1967 елда Советлар Союзы Герое В.И.Осипов бюсты куела (скульпторлар – Н.Я.Васильев һәм И.А.Новосёлов).

Халык саны

1859 елда – 318,
1897 елда – 509,
1908 елда – 478,
1920 елда – 502,
1926 елда – 397,
1949 елда – 244,
1958 елда – 208,
1970 елда – 226,
1979 елда – 200,
1989 елда – 198,
2002 елда – 205,
2010 елда – 235,
2020 елда – 222 кеше (руслар – 53%, татарлар – 28%).