Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Каменевка исеме белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына (алпавыт Каменевскийларның элеккеге крепостной крестьяннары) керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлек үрчетү.

1871 елда авылда земство училищесы (катнаш, рус, бер класслы) ачыла. 1884 елгы мәгълүматларга караганда, авылда аракы заводы, 1908 елда 2 тимерчелек була.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 367 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Зюзино волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан Арча – кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Екатериновка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерүнең беренче елларында авыл “Красный Пахарь” колхозына керә, 1950 елдан – Ленин исем. колхозда (колхозның үзәк утары Урта Дәүләтъяр авылында урнаша, 1958 елдан – Екатериновка авылында), 1997 елда − Ленин исем. авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына, 2001 елда “Чита” ярдәмче хуҗалыгына (2003 елга кадәр эшли) үзгәртелә.

Мәгариф

1950 елларга кадәр башлангыч мәктәп (Екатериновка авлыннан китерелә) эшли.

Халык саны

1859 елда – 115,
1897 елда – 157,
1908 елда – 153,
1920 елда – 220,
1926 елда – 169,
1949 елда – 144,
1958 елда – 104,
1970 елда – 58,
1979 елда – 29,
1989 елда – 9,
2002 елда – 9,
2010 елда – 3,
2020 елда – 3 кеше (руслар).