- РУС
- ТАТ
Татарстанның Нурлат районындагы поселок, Самара өлкәсе чигендә, Нурлат шәһәреннән 34 км көнбатыштарак урнашкан
1930 елларда нигезәләнә. Нигезләнгән вакытыннан поселок Тельман районына керә. 1958 елның 16 июленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.
Хәзер – Заречный авыл җирлегендә.
Поселокта 1931 елларда – «Лесная поляна» колхозы, 1958 елдан – Сталин исемендәге (үзәк утары – Ялаур авылы), 1961 елдан – «Знамя Октября» (үзәк утары – Ялаур авылы) колхозлары, 1994 елдан – «Знамя Октября» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе эшли.
1949 елда – 116,
1958 елда – 320,
1970 елда – 177,
1979 елда – 111,
1989 елда – 51,
2002 елда – 35,
2010 елда – 19,
2021 елда – 13 кеше (чуашлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.