Тарихы

1710 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Рождественский исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1823 елда янган агач Рождество чиркәве (1743 ел) урынында яңа чиркәү төзелә (1929 елда ябыла). 1840 елда (башка мәгълүматларга караганда, 1845 елда) – чиркәү-приход мәктәбе, 1868 елда (башка мәгълүматларга караганда, 1887 елда) земство мәктәбе ачыла.

XX йөз башында Рождество чиркәве, земство мәктәбе, су тегермәне, 2 тимерчелек, 3 ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете эшли, чәршәмбе көннәрендә базар була. Авыл җәмәгатенең имана җире 4907 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Егоркино волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Урта Камышлы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «13 лет Октября» колхозы оештырыла. 1950 елда ул «Ленинский путь» колхозы (Абляскино авылы) белән «Ленинский путь» колхозына (авыл – үзәк утар; шулай ук юкка чыккан Красная Звезда, Иске Чияле Алан поселоклары хуҗалыклары керә) берләштерелә. 1966 елдан – Мичурин исемендәге (үзәк утары – Урта Камышлы авылы), 1992 елдан – «Ленинский путь» (авыл – үзәк утар; шулай ук Абляскино авылы хуҗалыклары керә) колхозлары, 1994 елдан – «Ленинский путь» авыл хуҗалыгы кооперативы, 1998 елдан – «Надежда» агрофирмасы» җитештерү кооперативы, 2003 елдан – Щербаков исемендәге, 2005 елдан «ИРС» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Халкы башлыча «ИРС» агрофирмасы»  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1930 елларда участок урманчылыгы оештырыла. 1963 елга кадәр урманчы йорты һәм ат тоту урыны авылдан ерак түгел урнаша, аннары контора Мамык авылына күчерелә. 1960−1970 елларда урманчылык агачлар утырту (биредә кыр ышыклау полосалары өчен топольләр плантациясе үстертелә), шулай ук агач чималы һәм эшләнмәләр әзерләү белән шөгыльләнә. Авылда йөк ташу цехы була. 1980 елларда урманчылыкта Финляндиягә җибәрү өчен баланс әзерләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1930 елларда – җидееллык, 1981 елда – сигезьеллык (яңа бина төзелә), 1991 елда – урта, 2013 елда башлангыч мәктәп (Урта Камышлы урта мәктәбе филиалы) итеп үзгәртелә. 2016 елдан мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее оештырыла (оештыручысы – Л.Н.Миронова).

Мәдәният йорты, китапханә (1920 елда уку йорты буларак ачыла, 1991 елдан мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, гыйбадәт йорты бар.

Мәдәният йорты каршында «Вишнёвая рапсодия» вокаль ансамбле (2015 елдан) эшли.

Элекке чиркәү урынында стела урнаштырылган. Һәлак булган сугышчылар һәйкәле диварына 2015 елда РФ Герое А.А.Волковка мемориаль такта куелган.

Авыл янында археология истәлекләре – Чияле Алан I, II авыллыклары (элгәреге урта гасырлар чорының Имәнкискә культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

А.А.Волков (1920−2010) – полковник, РФ Герое, Александр Невский, беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр), Кызыл Байрак орденнары кавалеры;

М.А.Горелов (1937 елда туган) – спортчы-марафончы, РФнең атказанган физик культура хезмәткәре, халыкара класслы спорт остасы;

В.А.Чванов (1902 – 1967 елдан соң) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, ТАССР финанс халык комиссарының беренче урынбасары (1939−1942), ТАССР сәүдә министры (1947−1955), «Почет билгесе» (ике тапкыр) ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 247 ир-ат;
1859 елда – 1247,
1897 елда – 2021 (Абляскино авылы белән бергә),
1908 елда – 1690,
1920 елда – 2030,
1926 елда – 1844,
1938 елда – 1088,
1958 елда – 412,
1970 елда – 780,
1979 елда – 555,
1989 елда – 304,
2002 елда – 417,
2010 елда – 421,
2021 елда – 354 кеше (чуашлар – 72%, руслар – 27%).