Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан поселок ТАССРның Чистай кантоны Егоркино волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Яңа Иглай авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Поселокта 1930 елдан – «Красный ударник», 1963 елдан – «Звезда» (үзәк утары – Яңа Иглай авылы) колхозлары, 1970 елда «Рассвет» совхозы (үзәк утары – Яңа Иглай авылы), 1995 елдан – «Рассвет» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1997 елдан – «Нурлат» агрофирмасы, 2000 елдан – «Рассвет» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2006 елдан – «Таң», 2010 елдан – «Нурлат сөте» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, 2014 елдан «Сатдаров А.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Мәчет бар (2010 елдан).

Халык саны

1938 елда – 102,
1949 елда – 129,
1958 елда – 73,
1970 елда – 141,
1979 елда – 120,
1989 елда – 53,
2002 елда – 47,
2010 елда – 70,
2021 елда – 46 кеше (татарлар).