Тарихы

1710 елдан Абдрахманово буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Степное Биляр Озеро исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, бөгеп мебель һәм кәрзин ясау тарала.

XX йөз башында 3 җамигъ мәчет (өченче җамигъ мәчетнең 1905–1906 елларда төзелгән бинасы 2010 елда яна), 2 мәдрәсә (1875 елда 22 ир бала укый), җил тегермәне, 2 ярма яргыч, 6 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2109 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Егоркино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Би Күле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда Ленин исемендәге колхоз оештырыла. 1963 елда ул М.Җәлил исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1994 елдан – М.Җәлил исемендәге крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2001 елдан – М.Җәлил исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 2006 елдан – «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында эшли, үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1930 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык (1979 елда яңа бина төзелә), 1982 елда – урта, 2011 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1988 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – Г.Г.Камалов) оештырыла.

Мәдәният йорты (1978 елдан), китапханә (1920 елда уку йорты буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2013 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Бикүлем» татар театры (1936 елдан; 1979 елдан – халык театры, оештыручысы – Г.К.Ибраһимов), «Җырлыйк әле» җыр сөючеләр клубы (2013 елдан, оештыручысы – Т.М.Әгъләметдинов) эшли.

1970 елда М.Җәлилгә һәйкәл  куела.

Халык саны

1782 елда – 77 ир-ат;
1859 елда – 1046,
1897 елда – 1823,
1908 елда – 2151,
1920 елда – 2472,
1926 елда – 1045,
1938 елда – 1055,
1949 елда – 887,
1958 елда – 947,
1970 елда – 1302,
1979 елда – 1200,
1989 елда – 785,
2002 елда – 790,
2010 елда – 717,
2021 елда – 496 кеше (татарлар).