Тарихы

1561 елдан йомышлы татар Сөндеков утары буларак мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мичкә ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; Александр Невский чиркәве (1897 елда ачыла), 2 мәчет (1815 һәм 1898 еллар), 2 мәктәп, земство мәктәбе (1883 елда ачыла), фельдшерлык пункты, 4 тимерчелек, сыраханә, шәраб һәм 6 вак-төякләр кибете була; чәршәмбе саен базар үткәрелә. Авыл җәмәгатенең имана җире 2277 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Әлмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Иске Әлмәт авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Красный пахарь» колхозы оештырыла. 1931 елда – «Урал» колхозы, 1936 елдан – Тельман исемендәге колхоз (авылда үзәк утар урнаша; шулай ук Нариман исемендәге поселок хуҗалыклары керә), 1960 елдан – XXI партсъезд исемендәге колхоз (шулай ук Кычытканлы, Яңа Әлмәт, юкка чыккан Иске Әлмәт авыллары, Нариман исемендәге, юкка чыккан Яшь Көч поселоклары хуҗалыклары керә), 1994 елдан – «Әлмәт» крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, 2001 елдан – «Әлмәт» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2006 елдан «Красный Восток Агро» акционерлык җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Мәдәният йорты, китапханә (1919 елда уку йорты буларак ачыла), Спас Преображение кәшәнәсе (2017 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Иске Әлмәт I торулыгы (бронза гасыр), Иске Әлмәт I, III, IV, V авыллыклары (монголларга кадәрге болгар чоры), Иске Әлмәт II авыллыгы (болгар чоры), Иске Әлмәт I, II, III курганнары төркеме (бронза гасыр), Иске Әлмәт II, III курганнары (чоры билгеләнмәгән), Иске Әлмәт V, VI табылдыклары (чоры билгеләнмәгән) табыла.

Күренекле кешеләре

В.П.Ерашов (1927–1999) – язучы, СССР Язучылар әгъзасы, «Почет билгесе» ордены кавалеры;

Г.Х.Кыямов (1931–2020) – РСФСРның атказанган текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәре, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры;

К.Ш.Шамил (1892–1981) – драма актеры, режиссер, ТАССРның халык артисты, педагог.

Халык саны

1782 елда – 116 ир-ат;
1859 елда – 1205,
1897 елда – 2101,
1908 елда – 2203,
1920 елда – 2248,
1926 елда – 1236,
1938 елда – 589,
1949 елда – 485,
1958 елда – 441,
1970 елда – 746,
1979 елда – 477,
1989 елда – 285,
2002 елда – 349,
2010 елда – 272,
2021 елда – 142 кеше (татарлар – 84,2% , руслар – 15,7%).