Тарихы

XVIII йөз уртасында Вишнёвая Поляна авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту кәсепчелеге, сәүдә тарала.

XX йөз башында укырга-язарга өйрәтү мәктәбе (1892 елда ачыла), 4 ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2135 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Егоркино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Урта Камышлы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Двигатель» колхозы оештырыла. 1950 елдан – Мичурин исемендәге колхоз (авылда  үзәк утар урнаша; шулай ук Кече Камышлы авылы, Кызыл Октябрь, Михайловка, юкка чыккан Союз Труда поселоклары хуҗалыклары керә), 1994 елдан – Мичурин исемендәге крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1998 елдан – «Надежда» агрофирмасы» җитештерү кооперативы, 2003 елдан – Щербаков исемендәге, 2005 елдан «ИРС» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1934 елда – җидееллык, 1972 елда – сигезьеллык мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1963 елдан), китапханә (1920 елда уку йорты буларак ачыла, 1963 елдан клуб бинасында), балалар бакчасы (1989 елдан), күпфункцияле үзәк, фельдшер-акушерлык пункты, Троица кәшәнәсе (2014 елдан); апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә изгеләндерелгән чишмә (2013 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Росинка» чуаш фольклор ансамбле (1969 елдан; 1991 елдан – халык ансамбле, оештыручысы – Н.И.Бочкарёв) эшли. 2021 елда авылда И.В.Мичурин (бу кешегә хөрмәт йөзеннән колхоз аның исеме белән атала) һәм Н.И.Плонишка һәйкәл куела.

Авыл янында археология истәлекләре – Урта Камышлы табылдыгы (бронза гасырның Буралы курган культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

Н.И.Плониш (1936–2004) – рәссам, график, Чуаш Республикасының атказанган рәссамы.

Халык саны

1782 елда – 32 ир-ат;
1859 елда – 519,
1897 елда – 863,
1908 елда – 890,
1920 елда – 1065,
1926 елда – 998,
1949 елда – 629,
1958 елда – 486,
1970 елда – 633,
1979 елда – 558,
1989 елда – 463,
2002 елда – 572,
2010 елда – 596,
2021 елда – 574 кеше (чуашлар).