Тарихы

XVIII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет һәм вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 767 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Әлмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Иске Чаллы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Яшь көч» колхозы оештырыла. 1953 елдан – «1 Май» (үзәк утары – Түбән Чаллы), 1976 елдан – Синдряков исемендәге (үзәк утары – Иске Чаллы), 1990 елдан – «Яшь көч» (авылда үзәк утар урнаша) колхозлары, 1994 елдан – Синдряков исемендәге крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2001 елдан – Синдряков исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 2004 елдан – «Борьба», 2006 елдан – Синдряков исемендәге, 2008 елдан «Нурлат сөте» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Клуб (1987 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Урта Чаллы авыллыгы (элгәреге урта гасырлар чорының Имәнкискә культурасы), Урта Чаллы курганы (бронза гасыр) табыла.

Күренекле кешеләре

И.К.Сафин (1919–2006) – генерал-майор, Бөек Ватан сугышында катнаша, өченче дәрәҗә Богдан Хмельницкий, беренче һәм икенче дәрәҗә Александр Невский, Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр), «Почет билгесе» орденнары кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 277,
1897 елда – 494,
1908 елда – 557,
1920 елда – 759,
1926 елда – 521,
1938 елда – 353,
1949 елда – 321,
1958 елда – 282,
1970 елда – 354,
1979 елда – 267,
1989 елда – 198,
2002 елда – 289,
2010 елда – 239,
2021 елда – 156 кеше (татарлар).