- РУС
- ТАТ
Татарстанның Нурлат районындагы поселок, Тимерлек елгасы буенда, Нурлат шәһәреннән 40 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
1925 елда Ялаур авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигезләнә.
Нигезләнгән вакытыннан поселок ТАССРның Чистай кантоны Чулпан волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.
Хәзер – Ялаур авыл җирлегендә.
1931 елда поселокта Калинин исемендәге колхоз оештырыла. 1936 елдан – Сталин исемендәге (үзәк утары – Ялаур авылы), 1961 елдан – «Знамя Октября» (үзәк утары – Ялаур авылы) колхозлары, 1994 елдан – «Знамя Октября» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1998 елдан – «Нива» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003 елдан – «Ялаур» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2006 елдан «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.
1926 елда – 142,
1938 елда – 137,
1949 елда – 133,
1958 елда – 141,
1970 елда – 132,
1979 елда – 95,
1989 елда – 63,
2002 елда – 91,
2010 елда – 75,
2021 елда – 19 кеше (чуашлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.