Административ-территориаль буйсынуы

1918 елда нигезләнә.

1920 елга кадәр поселок Казан губернасының Чистай өязе Иске Максимкино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Ялаур авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда поселокта «Октябрина» колхозы оештырыла. 1936 елдан – Сталин исемендәге (үзәк утары – Ялаур авылы), 1961 елдан – «Знамя Октября» (үзәк утары – Ялаур авылы) колхозлары, 1994 елдан – «Знамя Октября» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1998 елдан – «Нива» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003 елдан – «Ялаур» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2006 елдан «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Халык саны

1949 елда – 240,
1958 елда – 233,
1970 елда – 307,
1979 елда – 252,
1989 елда – 118,
2002 елда – 120,
2010 елда – 110,
2021 елда – 59 кеше (татарлар).