Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Яңа Иглай авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда поселокта «Некрасовка» колхозы (үзәк утары – Яктыкүл авылы) оештырыла. 1956 елдан – «Красный ударник» (үзәк утары – Яңа Иглай авылы), 1963 елдан – «Звезда» (үзәк утары – Яңа Иглай авылы) колхозлары, 1970 елдан – «Рассвет» совхозы (үзәк утары – Яңа Иглай авылы), 1995 елдан – «Рассвет» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1997 елдан – «Нурлат» агрофирмасы, 2000 елдан – «Рассвет» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2006 елдан – «Таң», 2010 елдан «Южная» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Халык саны

1938 елда – 178,
1948 елда – 141,
1958 елда – 121,
1970 елда – 184,
1979 елда – 187,
1989 елда – 134,
2002 елда – 149,
2010 елда – 121,
2021 елда – 89 кеше (татарлар).