Административ-территориаль буйсынуы

1928 елда нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан поселок ТАССРның Чистай кантоны Егоркино волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Урта Камышлы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта, фараз ителгәнчә, «Канаш» колхозы оештырыла. 1950 елдан – Мичурин исемендәге колхоз (үзәк утары – Урта Камышлы авылы), 1994 елдан – Мичурин исемендәге крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1998 елдан – «Надежда» агрофирмасы» җитештерү кооперативы, 2003 елдан – Щербаков исемендәге, 2005 елдан  «ИРС» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Күренекле кешеләре

Н.И.Бочкарёв (1941–2012) – музыкант, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Урта Камышлы авылында «Росинка» чуаш халык җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе (1969 елдан).

Халык саны

1938 елда – 163,
1949 елда – 174,
1958 елда – 139,
1970 елда – 184,
1979 елда – 138,
1989 елда – 87,
2002 елда – 73,
2010 елда – 66,
2021 елда – 49 кеше (чуашлар).