Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Чистай кантоны Иске Әлмәт волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Ялаур авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Кирпичный» колхозы оештырыла. 1950 елдан – Куйбышев исемендәге (үзәк утары – Югары Стекольный авылы), 1959 елдан – «Заря коммунизма» (үзәк утары – Чуаш Тимерлеге авылы) колхозлары, 1969 елдан – «Мамык» совхозы (үзәк утары – Чуаш Тимерлеге авылы), 1994 елдан – «Мамык» крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, 1997 елдан – Нурлат РСУ ярдәмче хуҗалыгы, 2003 елдан – «Тимерлек», 2006 елдан «Раздолье» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Халык саны

1926 елда – 226,
1949 елда – 238,
1958 елда – 159,
1970 елда – 121,
1979 елда – 82,
1989 елда – 16,
2002 елда – 10,
2010 елда – 4,
2021 елда – 3 кеше (руслар).