Тарихы

XVIII йөзнең икенче яртысында Гәйтән авылыннан күчеп килүчеләр тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Лаврандаево исеме белән дә искә алына. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында земство мәктәбе (1895 елдан), җил тегермәне, ярма яргыч, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1477 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Максимовка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Би Күле авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда 1928 елда – «Борьба с засухой», 1929 елда «Москва» колхозлары оештырыла. 1950 елдан – берләштерелгән «Москва» колхозы (авылда үзәк утар урнаша; шулай ук Әхмәт авылы, Березовка, Әхмәт тимер юл разъезды поселоклары, юкка чыккан Николаевка авылы, Александровка, Владимировка, Победа поселоклары хуҗалыклары керә), 1994 елдан – «Москва» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1996 елдан – «Масломолкомбинат» акционерлык җәмгыятенең «Илюткино» ярдәмче хуҗалыгы, 1997 елдан – «Илюткино» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003 елдан – «Виктория» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2006 елдан «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында эшли, үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1929 елда – җидееллык, 1964 елда – сигезьеллык, 1989 елда – урта (яңа бина төзелә), 2012 елда башлангыч мәктәп (Якушкино урта мәктәбе филиалы) итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты, китапханә (1925 елда уку йорты буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында «Кемель саса» чуаш вокаль ансамбле (2009 елдан), «Карамелька» бию сөючеләр клубы (2012 елдан) эшли.

Халык саны

1859 елда – 425,
1897 елда – 672,
1908 елда – 702,
1920 елда – 818,
1926 елда – 744,
1938 елда – 640,
1949 елда – 487,
1958 елда – 485,
1970 елда – 568,
1979 елда – 412,
1989 елда – 319,
2002 елда – 319,
2010 елда – 292,
2021 елда – 288 кеше (чуашлар).