Административ-территориаль буйсынуы

1921 елда «Единение» авыл хуҗалыгы хезмәт артелен оештырган Егоркино, Чияле Алан, Каравыл Тавы авылларыннан күчеп килүчеләр тарафыннан нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Чистай кантоны Егоркино волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Егоркино авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Единение» колхозы оештырыла. 1950 елдан – «Красная Гора», 1959 елдан – «Россия» (үзәк утары – Каравыл Тавы авылы, 1966 елдан үзәк утары – Егоркино авылы), 1990 елдан – Кузнецов исемендәге (үзәк утары – Каравыл Тавы авылы) колхозлар, 1996 елдан – Кузнецов исемендәге крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1998 елдан – «Надежда» агрофирмасы, 2004 елдан – М.И.Щербаков исемендәге, соңрак А.И.Кузнецов исемендәге, 2006 елдан – «Агро-Развитие», 2015 елдан «Нурлат-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

2010 елда «Журавлиное око» чишмәсе төзекләндерелә (инвесторы – «Агро-Развитие» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).

Авыл территориясендә эклектиканың романтик юнәлештәге сәнәгать архитектурасы истәлеге – князь С.А.Оболенскийның он тарту тегермәне сакланган (1894−1896 елларда инженер-механик И.Ф.Аносов тарафыннан төзелә, 1897 елда кулланылышка кертелә, 1913 елда князь С.А.Оболенскийга сатыла; 1970 елдан Татмелтрестның 35 нче тегермәне буларак эшли).

Авыл янында археология истәлеге – «Единение» авыллыгы (элгәреге урта гасырлар чорының Имәнкискә культурасы) табыла.

Халык саны

1926 елда – 132,
1938 елда – 112,
1949 елда – 443,
1958 елда – 250,
1970 елда – 163,
1979 елда – 118,
1989 елда – 60,
2002 елда – 66,
2010 елда – 56,
2021 елда – 28 кеше (чуашлар, руслар).