Тарихы

1681 елдан Исенеева исеме белән мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында тимерчелек, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 873 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Әлмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Тимерлек авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1917 елга кадәр Тимерлек урманчылыгы участогы эшли. 1927 елда аның мәйданы 39038 га тәшкил итә. 1929 елдан урманчылык Чистай урман сәнәгате хуҗалыгына карый, 1936 елдан – Тельман урман хуҗалыгына, 1959 елдан – Тельман урман сәнәгате хуҗалыгына, 1963 елдан Октябрь урман сәнәгате хуҗалыгына керә. 1987 елдан участок урманчылыгы конторасы урнаша.

1931 елда авылда «Херле Ялав» («Красное знамя») колхозы оештырыла. 1950 елдан – берләштерелгән Молотов исемендәге колхоз (авылда үзәк утар урнаша; шулай ук Рус Тимерлеге, Сосновка авыллары, Красномайский поселогы хуҗалыклары керә), 1957 елдан – «Заря» колхозы, 1959 елдан – «Заря коммунизма» колхозы (авылда үзәк утар урнаша; шулай ук Кирпичный, Югары Стекольный, Рус Тимерлеге, Сосновка авыллары, Красномайский, Түбән Стекольный, Рождественский поселоклары хуҗалыклары керә), 1969 елдан – «Мамык» совхозы (авылда үзәк утар урнаша), 1994 елдан – «Мамык» крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, 1997 елдан – Нурлат РСУ ярдәмче хуҗалыгы, 2003 елдан – «Тимерлек», 2006 елдан – «Раздолье» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, соңрак «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында, участок урманчылыгында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1938 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1962 елда – сигезьеллык (1977 елда яңа бина төзелә), 1985 елда – урта, 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2015 елда аңа Советлар Союзы Герое Н.А.Козлов исеме бирелә. 1997 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее оештырыла (оештыручысы – Т.М.Машарова).

Мәдәният йорты, китапханә (1920 елда уку йорты буларак ачыла, 1961 елдан яңа клуб бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, кәшәнә (2011 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Пилеш» («Рябинушка») чуаш җыр ансамбле (2000 елдан, оештыручысы – В.Г.Тарасов) эшли.

Халык саны

1859 елда – 289,
1897 елда – 401,
1908 елда – 462,
1920 елда – 511,
1926 елда – 458,
1938 елда – 487,
1949 елда – 331,
1958 елда – 495,
1970 елда – 636,
1979 елда – 493,
1989 елда – 486,
2002 елда – 489,
2010 елда – 492,
2021 елда – 358 кеше (чуашлар – 87%, руслар – 12%).