Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Менча, Верхняя Менча, Степная Менча исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1898 елда ачыла), 2 ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1825 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Егоркино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Әхмәт авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла. 1958 елдан – «Дружба» (үзәк утары – юкка чыккан Кормыш авылы), 1980 елдан – Хафизов исемендәге (үзәк утары – юкка чыккан Кормыш авылы) колхозлар, 1995 елдан – Хафизов исемендәге крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2000 елдан – Хафизов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 2006 елдан – Хафизов исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008 елдан – «Сөләйманов Ә.И.», 2011 елдан «Сатдаров Р.Р.» крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча крестьян-фермер хуҗалыкларында эшли, үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда башлангыч мәктәп (1929 елда яңа бина төзелә) ачыла, ул 1969 елда сигезьеллык итеп үзгәртелә, 2011 елда ябыла.

2017 елга кадәр клуб һәм китапханә (1920 елда уку йорты буларак ачыла, 1974 елдан яңа бинада) эшли. Фельдшер-акушерлык пункты һәм мәчет бар.

Күренекле кешеләре

Е.Т.Илюшкина (1937–2013) – журналист, фольклорчы, төбәкне өйрәнүче, язучы.

Халык саны

1782 елда – 42 ир-ат;
1859 елда – 306,
1897 елда – 568,
1908 елда – 578,
1920 елда – 731,
1926 елда – 725,
1938 елда – 446,
1949 елда – 477,
1958 елда – 413,
1970 елда – 617,
1979 елда – 575,
1989 елда – 434,
2002 елда – 421,
2010 елда – 412,
2021 елда – 378 кеше (чуашлар).