Тарихы

XVII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Киклы исеме белән дә искә алына. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, тимерчелек кәсепчелеге, киндер буяу тарала.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була.

XX йөз башында 3 мәчет (башка мәгълүматлар буенча 4 мәчет), 3 мәктәп (1875 елда барлыгы 30 ир бала укый), тимерчелек остаханәсе, ярма яргыч, тегермән, 11 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 3463 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Чаллы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Киекле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1927 елда авылда «Удар» авыл хуҗалыгы артеле (беренче рәисе – И.Мәхмүтов) оештырыла. 1930 елда – «Удар», 1932 елда – Каганович исемендәге колхозларга үзгәртелә. 1950 елдан авыл – берләштерелгән Жданов исемендәге (шулай ук Үрнәк авылы хуҗалыклары керә), 1959 елдан – В.И.Ульянов исемендәге (шулай ук Кизләү, Үрнәк һәм юкка чыккан Татарстан авыллары хуҗалыклары керә) колхозларның үзәк утары. 1994 елдан – «Киекле» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2000 елдан – «Киекле» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – «Бурметьево», 2012 елдан «Южная» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли, сөт комплексы кулланылышка кертелә.

Халкы башлыча «Южная» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1910 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1933 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык (1971 елда яңа бина төзелә), 1975 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2009 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – З.В.Халитова) булдырыла.

«Умырзая» балалар бакчасы (2014 елдан яңа бинада, беренче балалар бакчасы 1932−1998 елларда эшли), мәдәният йорты (1935 елдан клуб буларак файдаланыла, мәчет бинасында урнаша, 1961 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (1945 елдан медпункт буларак файдаланыла, 2019 елдан яңа күпфункцияле үзәк бинасында), 2 мәчет бар (1991, 1995 еллар).

Авыл тирәсендә археология истәлекләре – Киекле торулыгы (бронза гасырның Буралы курган культурасы), Киекле I, II, III авыллыклары (элгәреге урта гасырлар чорының Имәнкискә культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

Р.Г.Вәлиев (1941 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры;

Р.В.Галиев (1960 елда туган) – актер, режиссер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык артисты, М.Сәлимҗанов исемендәге республика бүләге лауреаты;

А.А.Хөснетдинов (1960 елда туган) – радиоинженер, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

Х.Х.Шәрәпова (1947 елда туган) – балетмейстер, Татарстан Республикасының халык артисты.

Халык саны

1859 елда – 1626,
1897 елда – 2454,
1908 елда – 2684,
1920 елда – 2830,
1926 елда – 2301,
1938 елда – 1981,
1949 елда – 1548,
1958 елда – 1571,
1970 елда – 1953,
1979 елда – 1740,
1989 елда – 1304,
2002 елда – 1242,
2010 елда – 1090,
2021 елда – 898 кеше (татарлар).