Тарихы

XVIII йөздә Төрнәс һәм Зирекле авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1778 елда авылда – беренче, 1883−1886 елларда – икенче, 1905–1906 елларда өченче мәчет (сакланган; архитектура истәлеге) төзелә. Мәчетләр каршында мәдрәсәләр (1911 елда 92 ир бала укый) эшли.

XX йөз башында җил тегермәне, ярма яргыч, мануфактура һәм вак-төякләр кибете була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1707 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Максимка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Биккол авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Заря» колхозы оештырыла. 1959 елда ул «Игенче» колхозына (үзәк утары – Фома авылы) кушыла. 1989 елдан авыл – «Таң» колхозының (шулай ук Фома, юкка чыккан Николаевка авыллары хуҗалыклары керә) үзәк утары.

1999 елдан – «Таң» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2000 елдан – «Таң» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003 елдан – «Биккол», 2004 елдан – «Кыр ягы», 2006 елдан – «Башак», 2011 елдан – «Башак +», 2013 елдан «Тулпар Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли, 2015 елдан элеккеге колхоз җирләре «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгына карый.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1943 елда – җидееллык (1974 елда яңа бина төзелә), 1988 елда – тулы булмаган урта мәктәп, 1990 елда – урта, 2008 елда – тулы булмаган урта, 2011 елда башлангыч мәктәп (Фома урта мәктәбе филиалы) итеп үзгәртелә, 2017 елда ябыла.

Мәдәният йорты (2013 елда яңа бина төзелә), китапханә (1948 елда уку йорты буларак ачыла, 2013 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1992 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында шагыйрь, рәссам Г.Ш.Сәгыйровның музей почмагы оештырыла (1948−1950 елларда үзе укыган авыл мәктәбендә 2000 елда ачыла; мәктәп ябылганнан соң, экспонатлар мәдәният йортына күчерелә).

Күренекле кешеләре

А.С.Әхмәтшин (1967 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, РФнең торак коммуналь хуҗалыгы мактаулы хезмәткәре, Нурлат муниципаль районы башлыгы (2018 елдан);

М.В.Әхмәтшин (1956 елда туган) – хәрби табиб, медицина хезмәтләре полковнигы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры;

М.Р.Галимов (1954 елда) – Татарстан Республикасының атказанган табибы, сәламәтлек саклау отличнигы, Үзәк район хастаханәсенең баш табибы урынбасары (1985 елдан);

И.Г.Диндаров (1949 елда туган) – язучы, журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Республика журналистикасы һәм массмедиа өлкәсендәге «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» бәйгесе лауреаты.

Халык саны

1859 елда – 548,
1897 елда – 1086,
1920 елда – 1538,
1926 елда – 1177,
1938 елда – 831,
1949 елда – 702,
1958 елда – 698,
1970 елда – 819,
1979 елда – 656,
1989 елда – 410,
2002 елда – 468,
2010 елда – 491,
2021 елда – 304 кеше (татарлар).