Тарихы

XVIII йөз ахырында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1891 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1914 елдан – земство мәктәбе).

XX йөз башында вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1129 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр поселок Казан губернасының Чистай өязе Егоркино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Би Күле авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта «Борьба за урожай» колхозы оештырыла. 1950 елдан – «Москва» колхозы (үзәк утары – Илюткино авылы), 1994 елдан – «Москва» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1996 елдан – «Масломолкомбинат» акционерлык җәмгыятенең «Илюткино» ярдәмче хуҗалыгы, 1997 елдан – «Илюткино» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003 елдан – «Виктория» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2006 елдан «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Күренекле кешеләре

А.М.Родионов (1918−1995) – нәкышьче, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык рәссамы, РСФСРның атказанган рәссамы, Бөек Ватан сугышында катнаша, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 503,
1897 елда – 428,
1908 елда – 438,
1926 елда – 442,
1938 елда – 359,
1949 елда – 281,
1958 елда – 159,
1970 елда – 180,
1979 елда – 39,
1989 елда – 45,
2002 елда – 29,
2021 елда – даими яшәүчеләр юк.