Тарихы

Салдакай авылы пүчинкәсе булып тора. Беренче исеме – Кече Аксумла, соңрак Олы Аксумла дип атала башлый.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1898 елдан), земство мәктәбе (1909 елдан), 2 җил тегермәне, 4 тимерчелек, 3 ярма яргыч, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җир 2014 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Егоркино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Әхмәт авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Большевик» колхозы оештырыла. Аңа 1950 елда – Ворошилов исемендәге (Осиновка авылы), 1956 елда «Колос» (Ярәп авылы) колхозлары кушыла. 1995 елдан – Хафизов исемендәге крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2000 елдан – Хафизов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 2008 елдан «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында эшли, үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1978 елда – сигезьеллык, 1995 елда – урта, 2008 елда – тулы булмаган урта, 2010 елда башлангыч мәктәп (Якушкино урта мәктәбе филиалы) итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1953 елдан клуб буларак файдаланыла, 1989 елдан яңа бинада), китапханә (1919 елда уку йорты буларак ачыла, 1968 елдан мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (2016 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында «Уксам» чуаш фольклор коллективы (1993 елдан) эшли.

Халык саны

1859 елда – 824,
1897 елда – 838,
1920 елда – 979,
1926 елда – 681,
1938 елда – 701,
1949 елда – 664,
1958 елда – 619,
1970 елда – 673,
1979 елда – 539,
1989 елда – 519,
2002 елда – 542,
2010 елда – 530,
2021 елда – 441 кеше (чуашлар).