- РУС
- ТАТ
Татарстанның Нурлат районындагы тимер юл разъезды поселогы, Ульяновск – Уфа тимер юл линиясендә, Нурлат шәһәреннән 16 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1951 елда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан поселок Октябрь районына керә. 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.
Хәзер – Әхмәт авыл җирлегендә.
Поселокта тимер юл участогына хезмәт күрсәтүче производство биналары урнашкан. Барлык биналар, корылмалар Россия тимер юллар системасына (Куйбышев тимер юлы) карый. Россия тимер юлларының элемтә юлларын автоматлаштыру белән юлларга хезмәт күрсәтү зарурлыгы кими, 1990 елларда халык поселоктан китә башлый.
1958 елда – 85,
1970 елда – 31,
1979 елда – 24,
1989 елда – 11,
2002 елда – 7,
2010 елда – 6,
2021 елда – даими яшәүчеләр юк.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.