Тарихы

XVIII йөз ахырында Выселок Абляскино исеме белән нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керэ. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда ярма яргыч һәм вак-төякләр кибете эшли. 1908 елда земство мәктәбе ачыла.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Егоркино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Урта Камышлы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Ленинский путь» колхозы оештырыла. 1950 елда «13 лет Октября» колхозы (Чияле Алан авылы) белән «Ленинский путь» колхозына (үзәк утары – Чияле Алан авылы) берләшә. 1966 елдан – Мичурин исемендәге (үзәк утары – Урта Камышлы авылы), 1992 елдан – «Ленинский путь» (үзәк утары – Чияле Алан авылы) колхозлары, 1994 елдан – «Ленинский путь» авыл хуҗалыгы кооперативы, 1998 елдан – «Надежда» агрофирмасы» җитештерү кооперативы, 2003 елдан – Щербаков исемендәге, 2005 елдан «Ирис» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлеге – Абляскино табылдыгы бар (бронза гаcырның Буралы курган культурасы).

Күренекле кешеләре

А.А.Изотов (1907−1988) – галим-геодезист, техник фәннәр докторы, профессор, РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Сталин (Дәүләт) премиясе лауреаты, Хезмәт Кызыл байрагы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры. Авылда аңа һәйкәл куелган.

Халык саны

1859 елда – 1247,
1897 елда – 2021 (Чияле Алан авылы белән бергә),
1908 елда – 392,
1920 елда – 452,
1926 елда – 425,
1938 елда – 394,
1958 елда – 329,
1970 елда – 383,
1979 елда – 290,
1989 елда – 192,
2002 елда – 224,
2010 елда – 217,
2021 елда – 153 кеше (чуашлар).