Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында Кама аръягы чик сызыгының отставкадагы солдатлары тарафыннан нигезләнә. Ревоциягә кадәрге чыганакларда Никольское, Чебоксарка исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту һәм тукыма ману кәсепчелеге тарала.

1876–1883 елларда Алабуга сәүдәгәре Д.И.Стахеевның акчалата ярдәме белән Казан архитекторы Е.А.Островский проекты буенча Николай Чудотворец чиркәве төзелә (дини архитектура истәлеге, фасадлар бизәлешендә XIX йөзнең икенче яртысы эклектикасының псевдорус һәм классицизм формалары элементлары үзара үрелеп бара, ярымҗимерек хәлдә).

XX йөз башында чиркәү, земство мәктәбе (1873 елда ачыла), фельдшерлык пункты, 10 җил тегермәне, 4 ярма яргыч, 2 сыраханә, 1 шәраб кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 6749 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Изгар волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Чабаксар авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда «Парижская коммуна» колхозы оештырыла. 1944 елда ул «Парижская коммуна» һәм «Дружба» (аңа Рус Чабаксары авылы хуҗалыклары да керә) колхозларына аерыла. 1956 елгы мәгълүматлар буенча, авыл «Путь к коммунизму» колхозының (аңа шулай ук юкка чыккан Давыдовка поселогы хуҗалыклары да керә) үзәк утары була.

1957 елда «Путь к коммунизму», «Заветы Ильича» (Екатерина Бистәсе авылы), «Память Ленина» (Черемухово Бистәсе авылы) колхозлары «Черёмуховский» совхозы (үзәк утары – Черемухово Бистәсе) итеп берләштерелә. 1965 елдан – «Шешминский» (үзәк утары – Екатерина Бистәсе авылы), 1974 елдан – «Закамский» (үзәк утары – Благодаровка поселогы) совхозлары, 1991 елдан – мөстәкыйль «Чебоксарский» совхозы (Рус Чабаксары авылы – үзәк утары; совхозга шулай ук юкка чыккан Новая Деревня авылы хуҗалыклары керә), 1998 елдан – «Чебоксарский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елдан аның җирлегендә «Кулон» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2000 елларга кадәр балалар бакчасы һәм тулы булмаган урта мәктәп (бинасы 1950 елларда төзелә) була. Клуб (2018 елдан яңа бинада), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты; клуб каршында «Березка» вокаль коллективы (2018 елдан), «Сударушка» һәм «Соседушки» түгәрәкләре эшли.

Авыл янында археология истәлекләре – Рус Чабаксары I, III, V авыллыклары (монголларга кадәрге чор болгар истәлеге), Рус Чабаксары II авыллыгы (Имәнкискә культурасы), Рус Чабаксары IV, VI авыллыклары (гомумболгар истәлеге) табыла.

Халык саны

1782 елда – 427 ир-ат;
1859 елда – 1415,
1897 елда – 2695,
1908 елда – 2909,
1920 елда – 3226,
1926 елда – 2661,
1938 елда – 594,
1949 елда – 442,
1958 елда – 600,
1970 елда – 696,
1979 елда – 471,
1989 елда – 229,
2002 елда – 232,
2010 елда – 152,
2020 елда – 141 кеше (руслар).