- РУС
- ТАТ
Татарстанның Яңа Чишмә районындагы авыл, Лебёдка елгасы буенда, Яңа Чишмә авылыннан 18 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
XVIII йөз урталарында нигезләнә. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 654 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Чистай өязенең Күтәмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.
Хәзер – Красный Октябрь авыл җирлегендә.
1956 елгы мәгълүматларга караганда, авылда Булганин исемендәге колхоз (үзәк утары – Екатериновка авылы), 1957 елдан – «Красный Октябрь» совхозы (үзәк утары – «Красный Октябрь» совхозы поселогы), 1961 елдан – «Красный Октябрь» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы (үзәк утары –«Красный Октябрь» совхозы поселогы), 1988 елдан – «Новосельский» совхозы (авылда «Новосельский» совхозының үзәк утары урнаша; совхозга шулай ук Гарь поселогы хуҗалыклары да керә), 1996 елдан «Новосельский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
2005 елда җирләр «Кулон» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятега арендага бирелә. Хәзерге вакытта «Козлов В.А.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Авылда тулы булмаган урта мәктәп (2002–2017 елларда – башлангыч мәктәп) балалар бакчасы була.
Клуб (2007 елдан яңа бинада), китапханә (1970 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.
1782 елда – 51 ир-ат;
1859 елда – 251,
1897 елда – 389,
1906 елда – 365,
1920 елда – 406,
1926 елда – 276,
1949 елда – 244,
1958 елда – 290,
1970 елда – 254,
1979 елда – 155,
1989 елда – 54,
2002 елда – 176,
2010 елда – 116,
2020 елда – 90 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.