Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Новопоселенная Иванаева исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында 2 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете, чиркәү-приход мәктәбе (1889 елдан) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2036 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Чистай өязенең Яңа Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Екатерина авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда «Красное знамя» колхозы оештырыла. 1950 елдан – «12 лет Октября» колхозы (үзәк утары – Екатерина Бистәсе авылы; соңрак «Заветы Ильича» колхозы итеп үзгәртелә), 1957 елдан – «Черёмуховский» (үзәк утары – Черемухово авылы), 1973 елдан –«Шешминский» (үзәк утары – Екатерина Бистәсе авылы) совхозлары, 1987–1994 елларда – Яңа Иванаево авылы хуҗалыкларын берләштергән «Иванаевский» совхозы (үзәк утары – Яңа Иванаево; ындыр табагы, автогараж, складлар, терлекчелек биналары төзелә), 1994–2004 елларда – «Иванаевский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, хәзерге вакытта «Киселева Н.А.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда башлангыч мәктәп ачыла (1965 елда яңа бина төзелә; 2004–2018 елларда – башлангыч мәктәп–балалар бакчасы комплексы). 1987–2004 елларда аерым балалар бакчасы була.

Күпфункцияле үзәк (2015 елдан), мәдәният йорты (2015 елдан күпфункцияле үзәк бинасында), китапханә (1990 елдан; 2015 елдан күпфункцияле үзәк бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1967 елдан; 2020 елдан яңа бинада), гыйбадәт йорты (2015 елдан); мәдәният йорты каршында «Сувенир» вокаль-инструменталь ансамбле (1988 елдан; 2002 елдан – халык ансамбле, оештыручылары – Ю.С.Киселев, С.А.Хорьков), «Сударушка» (1986 елдан) һәм «Балаган» (1995елдан) вокаль төркемнәре эшли.

Төзекләндерелгән «Яшә, чишмә, яшә» чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

А.И.Тизяков (1926–2019) – инженер-металлург, сәнәгать җитештерүен оештыручы, икътисад фәннәре кандидаты, СССРның атказанган авиация төзүчесе, РСФСРның атказанган машина төзүчесе.

Халык саны

1782 елда – 96 ир-ат;
1859 елда – 582,
1897 елда – 682,
1908 елда – 945,
1920 елда – 1070,
1926 елда – 915,
1938 елда – 712,
1949 елда – 503,
1958 елда – 412,
1970 елда – 410,
1979 елда – 304,
1989 елда – 234,
2002 елда – 243,
2010 елда – 198,
2020 елда – 201 кеше (руслар).