Тарихы

XVII йөз ахырында Түбән Никиткино буларак нигезләнә, 1924 елдан хәзерге исемендә.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (лашманчылык хезмәтендә була). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чолыкчылык, сунарчылык һәм балыкчылык тарала.

Авыл аркылы Оренбург тракты уза.

ХХ йөз башында земство мәктәбе, су тегермәне, 2 вак-төяк бакалея товарлары кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана 1858 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Чистай өязенең Зирекле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Ленино авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда «Рассвет» авыл хуҗалыгы артеле (беренче рәисе – М.С.Сидоров) оештырыла. 1950 еллар башында Горшково, Ленино, Тубылгытау авыллары, юкка чыккан Покровка поселогы хуҗалыклары Сталин исемендәге колхозга (үзәк утары – Тубылгытау авылы) берләшәләр. 1958 елда «Советская Татария» газетасы исемендәге колхоз (үзәк утары – Ленино авылы) итеп үзгәртелә.

1970 еллар башында машина-трактор станциясе, товарлыклы сөтчелек фермасы, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты, административ бина (анда колхоз идарәсе, авыл советы һәм почта урнаша), янгын сүндерү депосы төзелә.

1991 елда колхоз җирлегендә өч хуҗалык – «Тубылгытау» (Тубылгытау авылы), «Рассвет» (Ленино авылы) колхозлары һәм “Түбәнкаманефтехим” берләшмәсенең ярдәмче хуҗалыгы буларак «Шешма» совхозы (Горшково авылы) оештырыла. 1992 елдан – «Рассвет» күмәк хуҗалыгы, 1997 елдан – «Рассвет» күмәк предприятиесе, 2000–2005 елларда «Рассвет» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 1948–1961 елларда чишмә елгасында гидроэлектростанция эшли (янгын вакытында юкка чыга).

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп (авыл йортында урнаша) ачыла, ул 1947 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1971 елда – урта мәктәп (1971 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1962 елдан; 2016 елдан күпфункцияле үзәктә), китапханә (1935 елдан, беренче уку йорты-клуб мөдире – Ф.Ф.Ильина; 2016 елдан – күпфункцияле үзәктә), фельдшер-акушерлык пункты (1936 елдан, беренче фельдшеры – А.Ф.Звонарев), модульле участок ветеринария пункты (2014 елдан), «Ләйсән» балалар бакчасы (1985 елдан), Газап чигүче Димитрий Солунский чиркәве (2014 елдан); мәдәният йорты каршында «Сурэке» керәшен фольклор ансамбле (1975 елдан; 2007 елдан – халык ансамбле, оештыручылары – Р.К.Митрюхина, Р.К.Питеркина), «Околица» (2016 елдан; 2021 елдан – халык коллективы, оештыручысы – А.Д.Демидов), «Рябинушка» (1976 елдан) вокаль төркемнәре, «Вояж» балалар бию төркеме (1995 елдан), «Незабудки» балалар вокаль коллективы (2012 елдан) эшли. Төзекләндерелгән «Изге чишмә» кизләве бар. Авылда К.Арбузов йорты (1915 елдан) сакланган.

Авыл янында археология истәлекләре – Ленино I, III, IV табылдыклары (Имәнкискә культурасы), Ленино II табылдыгы (гомумболгар истәлеге), Ленино авыллыгы (монголларга кадәрге чор болгар истәлеге), XVII йөз Түбән Никитино (Ленино) валы, Түбән Никитино (Ленино) зираты (гомумболгар истәлеге) табыла.

Күренекле кешеләре

З.В.Кондеева (1966 елда туган) – композитор, шагыйрә, Яңа Чишмә районы гимны авторы;

С.С.Феоктистов (1973 елда туган) – беренче ранг капитаны, Тын океан флотында корабль командиры;

З.Г.Хәсәнова (1967 елда туган) – шагыйрә.

Халык саны

1782 елда – 152 ир-ат;
1859 елда – 529,
1897 елда – 1149,
1908 елда – 1147,
1920 елда – 1319,
1926 елда – 1204,
1938 елда – 1032,
1949 елда – 795,
1958 елда – 762,
1970 елда – 828,
1979 елда – 663,
1989 елда – 683,
2002 елда – 657,
2010 елда – 552,
2020 елда – 601 кеше (руслар – 58%, татарлар – 19%).