- РУС
- ТАТ
Татарстанның Яңа Чишмә районындагы авыл, Лебёдка елгасының Чишмәгә койган урынында, Яңа Чишмә авылыннан 17 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
XVIII йөздә нигезләнә. 1861 елгы реформага кадәр алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу кәсепчелеге тарала.
XX йөз башында укырга-язарга өйрәтү мәктәбе (1894 елда ачыла), 2 вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 509 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Чистай өязенең Яңа Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.
Хәзер – Петропавел авыл җирлегендә.
1929 елда авылда «Лебёдка» колхозы оештырыла. Соңрак Крупская исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1950 еллар башыннан Куйбышев исемендәге колхоз (үзәк утары – Петропавел Бистәсе авылы), 1997–2004 елларда – «Петропавловский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
Авылда китапханә, клуб була.
Авыл янында археология истәлеге – Лебёдка авыллыгы (монголларга кадәрге чор болгар истәлеге) табыла.
1782 елда – 51 ир-ат;
1859 елда – 244,
1897 елда – 338,
1908 елда – 419,
1920 елда – 507,
1926 елда – 450,
1938 елда – 552,
1949 елда – 403,
1958 елда – 277,
1970 елда – 154,
1979 елда – 77,
1989 елда – 26,
2002 елда – 2 кеше (руслар),
2010 һәм 2020 елларда – даими яшәүчеләр юк.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.