- РУС
- ТАТ
Татарстанның Яңа Чишмә районындагы поселок, Чөкәнеш елгасы буенда, Яңа Чишмә авылыннан 11 км көньяктарак урнашкан
1929 елда нигезләнә. ТАССРның Чистай кантонына керә. 1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.
Хәзер – Красный Октябрь авыл җирлегендә.
1931 елда поселокта Молотов исемендәге колхоз оештырыла. 1957 елдан – «Красный Октябрь» совхозы (үзәк утары – «Красный Октябрь» совхозы поселогы), 1961 елдан – «Красный Октябрь» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы (үзәк утары – «Красный Октябрь» совхозы поселогы), 1988 елдан – «Новосельский» совхозы (үзәк утары – Новопоселенная Лебёдка авылы), 1996–2005 елларда «Новосельский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
1938 елда – 58,
1958 елда – 230,
1970 елда – 173,
1979 елда – 182,
1989 елда – 30,
2002 елда – 16,
2010 елда – 8,
2020 елда – 7 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.