Тарихы

1730 елдан мәгълүм (башка мәгълүматлар буенча, 1650 елда нигезләнә). Элек авыл аша Оренбург тракты уза. Революциягә кадәрге чыганакларда Кичу-Адамча, Ерыкла тожь исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларда халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1857 елда мәчет төзелә.

XX йөз башында авылда волость идарәсе, почта станциясе урнаша, 2 мәчет (икенче мәхәллә мәчете 1905 елда төзелә, 1930 еллардан бинасы клуб итеп тотыла, 1989 елдан үз вазифасында файдаланыла, классицизм юнәлешендәге эклектика стилендә эшләнгән архитектура истәлеге), 5 бакалея кибете була; базар һәм ярминкә эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2462 дисәтинә тәшкил итә.

1906 елда мулла К.Сираҗетдинов башлангычы белән мәктәп (24 ир бала һәм 18 кыз бала укый) ачыла.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Чистай өязе Зирекле волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Яңа чишмә, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Зирекле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Яңа тормыш» колхозы (беренче рәисләре –– Ф.Минабетдинов, Г.Кәлимуллин) оештырыла. 1958 елдан – «Дружба» колхозы (үзәк утары – Зирекле авылы; колхозга шулай ук Өргәнчә, юкка чыккан Красновидово, Красная Зорька авыллары, Нагорный поселогы хуҗалыклары керә; 1961 елда «Кичү» колхозы итеп үзгәртелә), 1996 елдан – «Кичү» күмәк хуҗалыгы, 1997 елдан – «Кичү» күмәк предприятиесе, 2002 елдан «Кичү» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

2005 елда җир пайлары Түбән Каманың «Ансат-Агро» агрофирмасына тапшырыла. Хәзерге вакытта авыл территориясендә «Вәлиуллин С.М.», «Кадыйров Р.К.», «Кадыйров И.Р.», «Кадыйрова А.Р.», «Кыямов Х.Г.», «Садыйков М.Х.», «Шакирова М.Ф.» крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге, сарык һәм дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

1932 елда авылда машина-трактор станциясе (рәисе – И.Хәлиуллин), 1948 елдан – гидроэлектростанция, 1958 елдан агач эшкәртү остаханәсе, 1967–1979 елларда колхозчылар өчен көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты (тегү цехы, аяк киеме төзәтү остаханәсе, чәчтарашханә) була.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла (1930 елда яңа бина төзелә), ул 1931 елдан – колхоз яшьләре мәктәбе, соңрак – җидееллык, 1948 елдан – урта мәктәп (1966 елдан яңа бинада), 1993 елдан лицей итеп үзгәртелә.

Участок хастаханәсе (1969 елдан, 1950–1960 елларда – дәвалау амбулаториясе), «Йолдыз» балалар бакчасы (1976 елдан; 2005 елдан яңа бинада), клуб (1930 елдан мәчет бинасында, 1989 елдан яңа бинада), китапханә (1912 елда мулла өендә уку йорты итеп ачыла, 1989 елдан яңа бинада), «Аҗаган» яшүсмерләр клубы (2003 елдан), янгын сүндерү бүлекчәсе; шулай ук Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Халык иҗаты һәм көнкүреше музее (1992 елдан, 1979 елда Зирекле мәктәбен тәмамлаучыларга багышланган музей буларак оештырыла, оештыручысы – М.Г.Газыймов, 1982 елда мәктәп музее статусы бирелә, 1999 елга кадәр лицей бинасында урнаша) эшли.

Төзекләндерелгән 4 чишмә бар: «Авыл кизләве», «Пәҗи кизләве», «Тәни бабай кизләве», «Габдрахман бабай кизләве».

Казан–Оренбург трактының бер өлеше – инеш аркылы салынган өч торыклы, күтәргеч элементлары өч монолит аркага төшүче таш күпер (сәнәгать архитектурасы истәлеге) сакланган. Күпер 1909 елга төзелеп бетә. Күпер салу юл төзү остасы Тарасов тарафыннан башкарыла. Яр кырыенда күпер нигезгә, үзәк өлешендә ике арадаш терәк – субайларга таяна. Күпернең ике ягына металл култыксалар куелган. Төзелеш өчен плитәле таш һәм Чупай ташы кулланылган.

Күренекле кешеләре

М.С.Габетдинов (1939–2008) – химик, техник фәннәр докторы, профессор, ТАССРның атказанган химигы, СССР Министрлар Советы бүләге лауреаты (ике тапкыр), Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

М.Г.Газыймов (1942–2022) – туган якны өйрәнүче, Яңа Чишмә муниципаль районы Халык иҗаты һәм көнкүреше музеен оештыручы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;

М.М.Газыймов (1930–2019) – хирург, медицина фәннәре докторы, профессор, РФнең атказанган табибы, Чуаш Республикасының атказанган фән эшлеклесе;

И.З.Гайфетдинов (1905–?) – хакимият-партия эшлеклесе, ВКП(б)ның Алабуга (1937–1940 елларда) һәм Азнакай (1949–1954 елларда) райкомнары беренче секретаре, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

М.Г.Галиев (1940 елда туган) – ТАССРның һәм РСФСРның атказанган табибы;

М.Н.Гыйниятуллина (1925–1985) – ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, Ленин ордены кавалеры;

Х.Г.Зәбири (Чистапули) (1881 (башка мәгълүматлар буенча 1880) – 1942) – язучы, педагог;

З.М.Кадыйров (1938 елда туган) – ТАССРның һәм РСФСРның атказанган мелиораторы, ТАССРның атказанган нефтьчесе;

Х.С.Камалов (1936–2017) – ТАССРның атказанган нефтьчесе, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе», «Халыклар дуслыгы» орденнары кавалеры;

Ә.Ф.Кашапов (1941 елда туган) – РФнең атказанган табибы;

М.Н.Миргазов (1939 елда туган) – техник фәннәр докторы;

Ф.Г.Фәссахов (1941–2021) – Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы (ике тапкыр), «Почёт билгесе» орденнары кавалеры;

Р.Н.Яруллин (1954 елда туган) – химик-технолог, техник фәннәр докторы, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 170 ир-ат;
1859 елда – 812,
1897 елда – 1485,
1908 елда – 1831,
1920 елда – 1905,
1926 елда – 1455,
1938 елда – 1768,
1949 елда – 1505,
1958 елда – 1695,
1970 елда – 1808,
1979 елда – 1353,
1989 елда – 946,
2002 елда – 808,
2010 елда – 695,
2020 елда – 688 кеше (татарлар).