- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы авыл, Түбән Кама–Кама Аланы автомобиль юлы буенда, Түбән Кама шәһәреннән 58 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1920 елларда Сухарево авылыннан күчеп утыручылар тарафыннан нигезләнә.
Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Чаллы кантоны Шәңгәлче волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.
Хәзер – Майская Горка авыл җирлегендә.
1930 елларда авылда “Выгороженный Ключ” колхозы оештырыла. 1951 елдан берләштерелгән Ворошилов исемендәге колхозда (үзәк утары – Ширәмәт авылы), 1957 елдан “Прикамский” совхозы, 1978 елда авыл “Трудовой” совхозына (үзәк утары – Трудовой поселогы) бүленеп чыга.
1996 елдан “Трудовой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2004 елдан “Трудовой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2005 елдан “Бәхетле-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
1926 елда – 99,
1949 елда – 130,
1958 елда – 106,
1970 елда – 56,
1979 елда – 27,
1989 елда – 4,
2002 елда – 2,
2010 елда – 4,
2022 елда – 13 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.