Административ-территориаль буйсынуы

1910 елларда нигезләнә. Башта Лихачи исеме белән дә искә алына.

Нигезләнгән вакытыннан авыл 1920 елга кадәр Казан губернасының Чистай өязе Зирекле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1931 елның 5 сентябреннән – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Макаровка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1936–1958 елларда поселокта Калинин исемендәге колхоз (үзәк утары – Федоровка поселогы, хәзер юкка чыккан авыл) оештырыла.

Халык саны

1920 елда – 235,
1926 елда – 258,
1938 елда – 248,
1949 елда – 266,
1958 елда – 239,
1970 елда – 233,
1979 елда – 102,
1989 елда – 31,
2002 елда – 14,
2010 елда – 14,
2022 елда – 7 кеше (чуашлар).