Тарихы

1678 елда мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары (ясаклы татарлар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык.

XX йөз башында мәчет, мәктәп, су тегермәне, икмәк саклау-сату, 4 бакалея кибетләре эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1182 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Сухарево волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Каенлы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Якты юл” колхозы оештырыла. 1951 елдан “Красный Зай” колхозында (үзәк утары – Байгол авылы), 1970 елда совхоз (үзәк утары – Каенлы авылы) итеп үзгәртелә, 1990 елда авыл “Тубинский” совхозына бүленеп чыга (авыл – үзәк утары, хуҗалыкка шулай ук Үскә авылы да керә).

1994–1998 елларда “Туба” коллектив предприятиесе эшли. 1999–2006 елларда “Туба” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2002 елга кадәр тулы булмаган урта мәктәп, 2002–2010 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Мәдәният йорты (1984 елда яңа бина төзелә), китапханә (уку өе буларак ачыла, 1970 елда китапханә статусын ала, 1984 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2013 елда яңа бина салына), мәчет (1996 елдан) бар.

Мәдәният йортында “Күңелле сәхнә” театр (2000 елдан), “Сандугачлар” вокаль (2004 елдан), “Кыңгыраулар” фольклор ансамбле (2005 елдан); “Яшьлек” яшьләр фольклор (2010 елан); “Моң” балалар вокаль ансамбле, “Сәйләннәр” хореография (икесе дә – 2002 елдан), “Күңелле сәхнә” театр коллективлары эшли.

Авыл янында археология истәлекләре – Туба I (Имәнкискә культурасы) һәм II авыллыгы (Имәнкискә һәм буралы курган культуралары) табыла.

Күренекле кешеләре

Ф.В.Әһлиуллин (1936–2001) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Мари Республикасының фән эшлеклесе, РФнең атказанган урманчысы.

Халык саны

1795 елда – 128 ир-ат;
1811 елда – 204,
1859 елда – 333,
1870 елда – 377,
1897 елда – 669,
1920 елда – 875,
1926 елда – 494,
1949 елда – 714,
1958 елда – 626,
1970 елда – 623,
1979 елда – 504,
1989 елда – 281,
2002 елда – 256,
2010 елда – 245,
2022 елда – 201 кеше (татарлар).