Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Федоровка, Федоровское исемнәре белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә; Тула, Рязань, Орлов, Пенза губернасыннан күчеп утырган халык. Бу чорда аларның төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1859–1873 еллардагы чыганакларга караганда авылда аракы заводы була.

XX йөз башында Александр Невский чиркәве, земство мәктәбе (1887 елдан), тегермән, казна шәраб, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1280 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Зирекле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә, 1984 елның 3 июленнән – Түбән Кама районында.

Хәзер – Сосновка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Батрак” (таркала) һәм “Горный луг” колхозлары (беренче рәисе – Ф.Т.Симонов) оештырыла. 1959 елда берләштерелгән Ленин исемендәге колхозда (үзәк утары – Благодатный авылы), 1963 елда “Рассвет” колхозы итеп үзгәртелә.

1986 елдан “Нижнекамскнефтехим” акционерлык җәмгыятенең “Рассвет” ярдәмче хуҗалыгы эшли. 1997 елдан “Нефтехимагропром” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2020 елдан “Агромолл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда совет чорында клуб эшли. Хәзер фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан яңа бинада), төзекләндерелгән “Святой ключ” чишмәсе бар.

Халык саны

1859 елда – 639,
1873 елда – 798,
1897 елда – 1087,
1908 елда – 1105,
1920 елда – 1172,
1926 елда – 822,
1938 елда – 773,
1949 елда – 636,
1958 елда – 511,
1970 елда – 405,
1979 елда – 248,
1989 елда – 150,
2002 елда – 111,
2010 елда – 87,
2022 елда – 61 кеше (руслар).