Тарихы

Кама аръягы Иске чик буе сызыгы төзелеше вакытында 1645 ел тирәләрендә Кама аръягы авылларын калмык һәм нугайлар һөҗүмнәреннән саклау өчен кирмән буларак нигезләнә. Халыкның нигезен Доннан күчерелгән казаклар тәшкил итә. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Чишмә Бистәсе буларак, җирле халык арасында Иске Шәһәр исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт (элек отставкадагы солдатлар) һәм алпавыт крестьяннары катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында волость идарәсе урнаша; Богоявление чиркәве (1830 елда, 1981 елда сүтелә), земство (1875 елдан) һәм чиркәү-приход мәктәбе, хатын-кызлар земство училищесы (1912 елдан), фельдшер пункты, 2 тимерчелек, 3 су тегермәне, казна шәраб, 7 бакалея кибете; сишәмбе саен базар, Казан ярминкәсе (8–12 июльдә) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 5000 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Чишмә волосте үзәге. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Иске Чишмә авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930–1940 елларда авылда Чапаев исемендәге, Матросов исемендәге, “Шешминец” колхозлары эшли. 1950 елдан авыл – Киров исемендәге колхоз үзәк утары, 1964 елда “Шешминец” колхозы итеп үзгәртелә, 1970 елда совхоз була.

1996–2008 елларда “Шешминец” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2015 елдан “Кармалы” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда беренче баскычлы башлангыч мәктәп ачыла, 1931 елда колхоз яшьләре мәктәбе, 1934 елда – тулы булмаган урта, 1938 елда – урта мәктәп (1978 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә, 2010 елдан И.П.Болодурин исемен йөртә, анда 1977 елдан сугышчан дан музее (оештыручысы – Г.Н.Смолина) була.

Мәдәният йорты (1987 елдан), китапханә (1952 елдан, 1987 елдан мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1978 елдан, анда музей почмагы оештырыла), фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан); урам тренажерлары белән спорт мәйданчыгы (2017 елдан), спорт-уен (2018 елдан), баскетбол-волейбол мәйданнары (2020 елдан), Богоявление Господня гыйбадәт йорты (1997 елдан элеккеге чиркәү-приход бинасында) бар.

Мәдәният йортында “Реченька” рус вокаль ансамбле (2017 елдан), “Волшебная сцена” яшьләр театр коллективы (2017 елдан) шулай ук “Задоринки” балалар кашыкчылар фольклор (2001 елдан), “Витаминки” вокаль (2010 елдан), “Калиточка” гармунчылар (2022 елдан), “Разноцветные ритмы” диатоник кыңгыраучылар ансамбльләре (2022 елдан) эшли. 

Авылда төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

И.П.Болодурин (1905–1943) – Советлар Союзы Герое;

П.И.Кафаров (монахлыкта Палладий) (1817–1878) – шәркыятьче, филолог, географ, архимандрит, Кытайча-русча сүзлекнең беренче авторы;

В.И.Носов (1946 елда туган) – Татарстанның атказанган төзүчесе, РФнең мактаулы төзүчесе, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы.

Халык саны

1859 елда – 3059,
1897 елда – 3623,
1908 елда – 3871,
1920 елда – 4162,
1926 елда – 3294,
1949 елда – 2151,
1958 елда – 1959,
1970 елда – 1687,
1979 елда – 1407,
1989 елда – 1463,
2002 елда – 1333,
2010 елда – 1234,
2022 елда – 1182 кеше (руслар – 87%, татарлар – 10%).