- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы авыл, Инеш елгасы (Зәй елгасының сул кушылдыгы) буенда, Түбән Кама шәһәреннән 26 км көнчыгыштарак урнашкан
XVIII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Семекеева, Югары Зирекле, Семеновка исемнәре белән дә искә алына.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, олаучылык.
1870 елгы мәгълүматларга караганда авылда су тегермәне була.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Сухарево волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.
Хәзер – Сухарево авыл җирлегендә.
1930 елда авылда “Алга” колхозы оештырыла. 1951 елда берләштерелгән К.Маркс исемендәге колхозда (үзәк утары – Сухарево авылы), 1970 елда “Память Ильича” совхозы итеп үзгәртелә, 1991 елда аннан “Болгар” совхозы (Болгар, Кызыл Яр, Югары Чишмә авыллары) бүленеп чыга.
1997 елдан “Сухарево” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
Авыл янында археология истәлекләре – Сименеево I һәм II авыллыгы (гомумболгар ядкәре) табыла.
1906 елда – 113,
1914 елда – 90,
1920 елда –151,
1938 елда – 128,
1949 елда – 153,
1958 елда – 118,
1979 елда – 132,
1989 елда – 46,
2002 елда – 23,
2010 елда – 16,
2022 елда – 12 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.