Тарихы

XVII йөз ахырыннан Уратма исемле татар авылы буларак билгеле. XVIII йөзнең икенче яртысында алпавыт С.В.Шереметев татар морзасы Өркиевтән Уратма авылын һәм тирә-як җирләрне сатып ала һәм монда Түбән Новгород, Орел губерналарыннан рус крестьяннарын китереп утырта. Яңа авыл Богородский дип йөртелә башлый (1917 елга кадәр төп исеме була, хәзерге исеме совет чорында бирелә). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, күн эшкәртү, ат сбруе, чүлмәк ясау, кирпеч сугу кәсепчелеге, сәүдә итү тарала.

1860 елларда авылда табиб Н.Анцыфиров санаторий ача, анда туберкулез белән авыручыларны кымыз белән дәвалыйлар.

XX йөз башында волость идарәсе урнаша; Покров чиркәве (1834–1843 елларда төзелә, 1956 елда сүтелә), 3 гыйбадәтханә (православие, иске дин тарафдарлары, поморларның гыйбадәт кылу йорты), 2 земство мәктәбе (1866 һәм 1877 елларда ачыла), земство хастаханәсе, ссуда-саклау ширкәте, 31 тире эшкәртү һәм 2 кирпеч заводы, 3 киез басу йорты, 5 тимерчелек, су тегермәне, 5 кайры төйгеч, трактир, 7 сыраханә, казна шәраб һәм 24 вак-төякләр кибете була; дүшәмбе базары, 24 июньдә Ивановка ярминкәсе эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3009,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Богородский волосте үзәге булып тора. 1920 елдан − ТАССРның Чистай кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт районы үзәге, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан Түбән Кама районында.

Хәзер – Ширәмәт авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда артель оештырыла, соңрак Октябрьнең 20 еллыгы колхозына үзгәртелә, 1951 елдан авыл – берләшкән Ворошилов исемендәге колхозның (шулай ук Выгороженный Ключ, Майская Горка авыллары керә), 1957 елдан –«Прикамский» совхозының (шулай ук Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогы, Кама, Беренче Май, Поповка, Самоновка, Трудовой поселоклары, Түбән Уратма, Оша, Шакшино, Выгороженный Ключ, Майская Горка, Нариман, Николаевка авыллары керә) үзәк утары, 1969–1982 елларда – нәсел терлеге совхозы, 1978 елда аннан «Трудовой» совхозы (Трудовой поселогы, Выгороженный Ключ, Майская Горка авыллары) бүленеп чыга.

1996 елдан «Прикамский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2001 елдан «Түбәнкамашин» ачык акционерлык җәмгыятенең «Прикамский» ярдәмче хуҗалыгы, 2004 елдан «Союзагро»җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Прикамский» төбәкара җитештерү комплексы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда колхоз яшьләре мәктәбе ачыла (1939 елда яңа бина төзелә), 1940 елда урта мәктәпкә үзгәртелә, 1986 елда мәктәптә туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – Р.А.Михайлова, экспозицияләр мәйданы 80 кв.м, 2000 дән артык саклау берәмлеге исәпләнә) оештырыла.

Мәдәният йорты (2011 елда яңа бина төзелә), китапханә (1919 елдан, башта Халыклар йорты бинасында урнаша, китаплар белән бергә янып китә, 1934 елда яңадан ачыла, 2011 елдан мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (2011 елдан), участок хастаханәсе, ветеринария пункты (2015 елда яңа бина төзелә), Покров Божией Матери чиркәве (2014 елдан), мәчет (2020 елдан) бар.

Мәдәният йортында «Селяне» рус вокаль ансамбле (2009 елдан), «Золотые голоса» балалар вокаль, «Звезды» балалар бию коллективлары, «В гостях у сказки» театр студиясе (барсы да – 2015 елдан) эшли.

Авыл янында купельле Иоанн Предтеча чишмәсе төзекләндерелгән (2009 елдан).

Авыл территориясендә архитектура истәлекләре:

  • помор-иске дин тарафдарларының гыйбадәт кылу йорты (башта сәүдәгәр Липатовның өе була, XX йөз башы);
  • Базар мәйданының сәүдә рәтләре комплексы (XX йөз башына караган 4 корылма, сәүдәгәрләр Тикунов, Бабушкин, Кузнецов, Баклушин карамагында булалар; И.В.Тикуновның йорты, 1990 елларда вакытлыча гыйбадәт кылу йорты буларак хезмәт итә);
  • тире эшкәртү заводы корпусы (1910−1912 еллар, “кирпеч” юнәлешендәге соңгы эклектика стилендәге сәнәгать архитектурасы үрнәге);
  • эшмәкәр Вязьминнар утары (XX йөз башы торак йорт һәм вак-төякләр кибетеннән торучы биналар комплексын үз эченә ала);
  • В.П.Тикунов утары (XIX йөз ахыры − XX йөз башына караучы 2 корылма);
  • Тикуновлар йорты (XX йөз башы, “кирпеч” юнәлешендәге эклектика стиле);
  • Ф.М.Гонолишин торак йорты (XIX йөз ахыры – XX йөз башы, “кирпеч” юнәлешендәге эклектика стиле;
  • азык-төлек отряды әгъзаларының туганнар каберлеге (1920).

Күренекле кешеләре

В.В.Изосимов (1889–1974) – биолог, биология фәннәре докторы, Ленин ордены кавалеры;

А.А.Муратов (1920–2001) – полковник, контрразведчик, Кызыл Йолдыз, беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

А.О.Седов (1911–1999) – слесарь, Социалистик Хезмәт Герое;

В.Л.Челышев (1828–1900) – Чистайның беренче гильдия сәүдәгәре, коммерция советнигы, иганәче, Чистай шәһәренең мактаулы гражданы;

Г.Ф.Шишкин (1939–2017) – Түбән Кама Дәүләт автомобиль инспекциясенең беренче башлыгы, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы.

Халык саны

1782 елда – 92 ир-ат;
1859 елда – 2553,
1897 елда – 2110,
1908 елда – 3660,
1920 елда – 3712,
1926 елда – 3060,
1949 елда – 1702,
1958 елда – 2741,
1970 елда – 2326,
1979 елда – 1908,
1989 елда – 1400,
2002 елда – 1222,
2010 елда – 1051,
2022 елда – 1244 кеше (руслар).