Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан поселок ТАССРның Чистай кантоны Иске Чишмә волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Ширәмәт авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда поселокта “Прикамский” совхозы бүлекчәсе (үзәк утары – Кама поселогы, 1957 елдан – Ширәмәт авылы) оештырыла. 1967 елдан поселок “Родина” совхозында (үзәк утары – Түбән Уратма авылы), 1987 елдан “Камские Зори” совхозы (үзәк утары – Кама поселогы).

1998 елдан “Камские Зори” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2004 елдан “Союзагро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Прикамский” төбәк җитештерү комплексы.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1949 елда – 57,
1958 елда – 127,
1970 елда – 65,
1979 елда – 113,
1989 елда – 63,
2002 елда – 56,
2010 елда – 34,
2022 елда – 51 кеше (руслар).