Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы поселок, Кама елгасы буенда, Түбән Кама шәһәреннән 11 км төньяктарак урнашкан
1920 елларда нигезләнә.
Нигезләнгән вакытыннан поселок ТАССРның Чаллы кантоны Афонас волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.
Хәзер – Красный Ключ авыл җирлегендә.
Беренче колхоз 1940 елларда “Красный Ключ” совхозы (Красный Ключ поселогы) җирләрендә оештырыла, аннан соң әлеге совхозга керә.
1926 елда – 38,
1949 елда – 49,
1958 елда – 54,
1970 елда – 71,
1979 елда – 67,
1989 елда – 28,
2002 елда – 10,
2010 елда – 9,
2022 елда – 15 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.