Тарихы

XIX йөзнең башында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, балыкчылык.

1870 елгы мәгълүматларга караганда 2 җил тегермәне эшли; XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 536,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Сухарево волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Каенлы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красные Пески” колхозы оештырыла. 1950 елдан “Беренче май” колхозында (үзәк утары – Борок авылы), 1960 елдан – берләштерелгән “Красный Зай” колхозы (үзәк утары – Байгол авылы), 1970 елда совхоз итеп үзгәртелә (үзәк утары – Каенлы авылы).

1993–1995 елларда “Зәй” күмәк предприятиесе эшли. 1996–2007 елларда “Зәй” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлекләре – Яңа Минкино I һәм II торулыгы (буралы курган культурасы) табыла.

Халык саны

1870 елда – 163,
1913 елда – 278,
1920 елда – 317,
1926 елда – 285,
1938 елда – 342,
1949 елда – 281,
1958 елда – 236,
1970 елда – 212,
1979 елда – 124,
1989 елда – 76,
2002 елда – 65,
2010 елда – 122,
2022 елда – 123 кеше (руслар).