- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы авыл, Зәй елгасы буенда, Түбән Кама шәһәреннән 37 км көньяктарак урнашкан
1680 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, мич чыгару.
XX йөз башында мәчет (1903 елда Казан сәүдәгәре М.А.Сәйдәшев акчасына төзелә, 1930 елларда ябыла, 1940 елларда манарасы киселә, 1990 елларда “Мөхәммәтдин” мәчете буларак эшли; классицизм стилендәге дини архитектура истәлеге), мәктәп бар.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1658,3 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Тәкмәк волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.
Хәзер – Кызыл Чапчак авыл җирлегендә.
1930 елда авылда “Заветы Ильича” колхозы оештырыла. 1951 елда Ленин исемендәге колхоз белән (Кызыл Чапчак авылы) Молотов исемендәге колхозга (авыл үзәк утары) берләштерелә, 1957 елда “Татарстан” колхозы, 1959 елда аңа “Октябрь бүләге” колхозы (Югары Чаллы, Урта Чаллы авыллары) керә, 1963 елда “Октябрь бүләге” колхозы (үзәк утары – Югары Чаллы авылы) итеп үзгәртелә, 1970 елда совхоз була.
1998–2009 елларда “Чаллы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
2011 елга кадәр башлангыч мәктәп була (2002 елда яңа бина төзелә).
Клуб (1950 елдан, 2013 елда яңа бина төзелә), китапханә (1950 еллардан клуб бинасында), балалар бакчасы (2002 елдан мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, “Мөхәммәтдин” мәчете. Клуб каршында “Чишмә” өлкәннәр һәм “Умырзая” балалар вокаль коллективлары, “Тигәнәк” өлкәннәр һәм “Тамаша” балалар театр коллективлары (барсы да – 2013 елдан) эшли.
Авылда “Әүлияләр каберлеге” (XVII–XVIII йөзләр) бар, 2020 елда койма белән тотып алынган, якында “Әүлияләр чишмәсе” урнашкан.
А.Г.Нигъмәтҗанов (1957 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Татарстанның авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре;
Г.Г.Хәбибуллин (1952 елда туган) – язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
1870 елда – 558,
1897 елда – 1078,
1913 елда – 1432,
1920 елда – 767,
1949 елда – 694,
1958 елда – 677,
1970 елда – 876,
1979 елда – 705,
1989 елда – 379,
2002 елда – 386,
2010 елда – 273,
2022 елда – 215 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.