Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Чистай кантоны Иске Чишмә волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Майская Горка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда Ворошилов исемендәге колхозы оештырыла. 1951 елдан берләштерелгән Ворошилов исемендәге колхозда (үзәк утары – Ширәмәт авылы), 1957 елдан “Прикамский” совхозы, 1969–1982 елларда нәселле терлек үрчетү совхозы, 1978 елда авыл “Трудовой” совхозына керә (үзәк утары – Трудовой поселогы).

1996 елдан “Трудовой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2004 елдан “Трудовой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2005 елдан “Бәхетле-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халык саны

1926 елда – 169,
1949 елда – 148,
1958 елда – 126,
1970 елда – 112,
1979 елда – 26,
1989 елда – 13,
2002 елда – 3,
2010 елда – 19,
2022 елда – 47 кеше (руслар, татарлар).